Cөю хакы
Кемнәр аңлый алган мәхәббәтне,
Бар кешегә таныш булсада.
Тәҗрибә җыйдым инде диеп,
Тыныч кына тормыш корсада.
Ярата алган, үзе яратылмый,
Яратылган, белми сөюне.
Җуеп булмасада хәтерләрдән,
Вакытында, янып көюне.
Чиксез хисләр, якын нәфрәткә,
Алышына, булган хисләрең.
Сызып ташлагандай югалалар,
Мәңгелектәй булган кичләрең.
Өметләрең артык булгангамы,
Ашмый кала күпме хыяллар…
Бәхет кошы очып китмәсенгә,
Кемнәр аны ябып куя алган.
Сынаулармы, әллә сыналулар…
Яшьлек юлы, шактый «катмарлы».
Бәхет кошы берәү генә була,
Саклый белү кирәк тапканны.
Ак томан
Кояшта юк, йолдызларда,
Алда тоташ ак томан…
Ак томаннар уртасында,
Югалып басып торам…
Сукмагыда, юлларыда,
Күренми. ак томанда…
Андый томан булмый иде,
Барыр юллар булганда.
Әллә юллар күренмәскә,
Капланалар томанга.
Үтелмичә калганнары,
Аяз, якты… торганда.
Томан бит ул томан гына,
Түгел ул көтә алмаслык.
Билгесезлекләр булсада,
Булмый ул үтә алмаслык.
Таралырмы ак томаннар,
Барыр юлларны ачып.
Килми әле югаласы,
Ак томаннарда «качып».
Актаныш
Агыйдельнең биек ярларында,
Тау башында тора Актаныш.
Ядкәредәй булып милләтенең,
Татарларга хәзер бик таныш.
Яшә шулай, якты маяк булып,
Тарихларда калып, макталып.
Агыйдельнең агымнары кебек,
Озак гасырларга сакланып.
Ак исемнән, ак хыяллар туып,
Ак юллары әле салыныр…
Актанышым диеп җыр сузучы,
Киләчәгендә дә табылыр.
Көнчыгышы булып милләтенең,
Син калырсың hаман ак булып.
Сәхнәдәге Агыйдельдәй булып,
Макталырлык матур як булып.
Тау башында үсә Актаныш,
Ак булуы калыр сакланып.
Бед (з) некеләр диеп горурланып,
Сокланырлык булып — таң калып.
☆☆☆
Әй, Актаныш, безнең Актаныш,
Күңелләргә җыры бик таныш.
Кайда гына яшәп, таралсакта,
Без Актаныш, диеп мактаныш.
Алтын капка
Авыл капкаларын кем оныта,
Безнең якча, басу капкасын.
Алар гына белә китүченең,
Туган якка кире кайтмасын.
Олы капка ишек алларыннан,
Олы юлга басу капкасы…
Чыккан чакта соңгы тапкырдай,
Ашыкмыйча гына атласы.
Карышылыйда озатада үзе,
Эндәшмичә, карап калгандай.
Кайвакытта карашлары белән,
Гомер буе озатып баргандай.
Ул гынадыр бәлки көтүчедә,
Озакларга чыгып югалсаң.
Искә төшер басу капкаларын,
Туган авылыңа юл алсаң.
«Алтын капка», басу капкалары,
Бик кадерле чөнки язмышта.
Ераклашма күңелләрең белән,
Басу капкасынан… ялгыш та.
Аю дөньялары
Аю дөньялары… аю иле,
Очратырга була кайда да.
Көньяк белән төньяк полюста,
Кеше йөремәслек тайгада.
Аю йоклый, әгәр уятмасаң…
Табаныннан суырып майларын.
Айный алмый, тирән төшләрдә,
Салкын кышның озын айларын.
Аюларга, тайга законнары,
Кабул итми алар башканы.
Иң начары, кинәт уянудан,
Ике аякка торып басканы…
Саклан инде, андый вакытларда,
«Шатун» аю юлга чыкканда.
Белеп булмый алда ни буласын,
Үскән агачларны екканда…
Аю иле кебек бөтен дөнья,
Аюларга җиhан тарайды.
Төзергә иде, аю уянмаска,
Йоклар өчен олы сарайны…
Әллә тибә, әллә яна
Йөрәк кеше өчен яшәү нуры,
Әллә тибә, әллә яна ул…
Чыгып очам диеп, кайвакытта,
Кошка әйләнеп канат кага ул.
Ниләр яна, кемнәр белә ала,
Янада ул яна …туктамый…
Алай озак, бердә туктамыйча,
Учакларда, алай ук янмый.
Ниләр яна, әллә хисләр яна,
Ялгыш булган бәлки хыяллар.
Буяулары яна, купшы итеп,
Артык чуар итеп буялган…
Әллә янып, әллә тибеп шулай,
Төннәрендә, шулай йокламый.
Ул туктаса, аңлап ни буласын,
Шуңада ул тибә, туктамый.
Ул кояшы кебек зур галәмнең,
Җан дигәннең булу халәте.
Аллаhының олы бер хикмәте,
Җан иясе булу сәләте…
Әнә, димен…
Әнә, димен төртеп, үз үземә,
Үтеп бара синең гомерең.
Аңламыйча бергә буласыны.
Аерылу мөмкин түгелен.
Үтеп бармый, бары көтә кебек,
Уйларыңнан синең бушауны.
Чишкәнеңне сине тотып торган,
Күңелендә булган тышауны.
Көләседә килә бер кычкырып,
Ничек кеше шулай була ала.
Җавап эзләгәндә, туры сүзгә,
Фикерләрең бик тиз чуала.
Дөнья өчен, олы кануннарны,
Кемнәр ничек, аны аңлаган…
Кая гына юлга чыкканда да,
Җилгә каршы басып калмаган.
Үтеп бара, әйе ул нишләсен,
Бер сәбәпсез туктап торалмый.
Озынлыгын үзең теләгәнчә,
Гомерләрне сузып булалмый.
Бай дөньяда
Иксез чиксез кебек дөнья,
Ниләр генә юк анда.
Күреп, белеп бетермәслек,
Миллион тапкыр тусаңда.
Бик кадерле «тимер арба,»
Әлеккечә «яхшы атлар.»
Тигез кебек сан буенча,
Акыллылар, ахмаклар.
Ат лапасы кебек йортлар,
Кысан кебек кешегә.
Бензин салып, атлар җигә,
Егәр өстәп көченә.
Чокыр кебек гел олая,
Арткан сине «булганы».
Очырасада, никтер сирәк,
Җитте дия торганы.
Дөнья бай ул, кеше өчен,
Байлыкны, тик аңласаң.
Мондый тормыш җәза үзе,
Нәфес тыя алмасаң.
Бәллүр савыт
Кайсы кыйммәт, бәллүр савытмы,
Әллә салган аңа эчемлек?
Шәрәбеме әллә сәбәбеме,
Андый савытсызда эчерлек.
Бәллүр савыт купшы сүзләр кебек,
Грузин чәе, кытай савытын…
Чәкештерү өчен күп вакытта,
Ишетергә чынлы тавышын.
Күтәрүләр бәллүр савытларны,
Юылмаслык булган кулларда.
Чебен кебек оча ялагайлар,
Мактар өчен кирәк булганда.
Бәллүр савыт, бәллүр язмыштыр,
Төшеп китсә, бик тиз уалыр…
Булганыда бик тиз онытылып,
Кеше хәтереннән югалыр.
Кеше күңеле тирән урнашкан,
Бәллүр савыт, «конфет кагәзе».
Конфет урынында кайвакытта,
Камыр төргән газет кагәзе.
Бәхет чакыра
Бәхет сине үзе чакыра бит,
Карышыңда тора баскычлар.
Күтәрелү кирәк адым, адым.,
Очырашуга шушы баскычтан.
Һәр адымың уйланылган булып,
Ышанычың булып күңелдә.
Хыялыңда, максатыңда бергә,
Була алу бәхет түрендә.
Биектәме, әллә ерактамы,
Баскычларын үтеп күренә.
Күренсәдә, күренмәсәдә,
Гомер буе, күңел үрелә.
Ул чакыра безне үз янына,
Безгә кала барып карасы.
Үзеңнекен үзең таба алып,
Аның белән бергә каласы.
Яман сүз
Кайларда туадыр яман сүз,
Кешенең күңелен теләргә.
Теләге күңелдә булганда,
Телләре яман сүз сөйләргә.
Хаклыгы бөтенләй булмыйча,
Була ул гайбәт, йә ялган сүз.
Пычырак шикелле, йөзләргә,
Атыла әйтелгән яман сүз.
Күңелләр каралган булганда,
Яманнан, яманлык агыла.
Бер генә сәбәбе булмыйча,
Яман сүз әйтүче табыла.
Гадәтме, «сәләтме», халәтме,
Күңелләр шул эшкә тартылу.
Очыраган бәхетле җаннарның,
Бәхетен бозарга талпыну…
Битлек
Кыендыр яшереп үзеңне,
Тырышып яшәве битлектә..
Курыксаң ачарга йөзеңне,
Яшәгән шикелле читлектә.
Ниятең тирәндә булганда,
Максатың сер булып калганда.
Сәхнәдә яшәгән шикелле,
Хыялый юллардан барганда.
Тамаша булганда бар гомер,
Уенга әйләнә язмышлар.
Битлекләр астында калынып,
Кылына иң олы ялгышлар.
Тапканда тормышның маясын,
Килсәдә битлектә каласы.
Иртәме соңмы бит, барыбер,
Битлекне, була шул саласы.
Гаепме
Артык үкенүләр булмасынга,
Булу кирәк сабыр күңелле.
Язмышыңа син бит хуҗа түгел
Үлчәп сөйләү кирәк сүзеңне.
Кеше язмышына кагылганда,
Гөнахларны уза, алдашу…
Киләчәккә яралары булып,
Эзсез генә hичтә калмас ул.
Өметләрнең җимерелүләре,
Исраф булган сөю язлары.
Үкенепме яки җиңел уйлап,
Язмышларга диеп язганы.
Тирәнлеген күңел хәсрәтен,
Яра салган аңлый алырмы?
Бер гәепсез итеп үзен сизеп.
Җәзә алмый гына калырмы?
Гөнаx барда
Аңлаганда, вакыт үткән була,
Курыкмыйча яшәп гөнахларда.
Ничек бәрәкатле тормыш булсын,
Тәүбәләрсез калган, гөнах барда.
Акырынлап кына, аңлау килә,
Ерагырак hаман аңардан.
Төзәтергә олы ялгышларны,
Вакытларын каян табарлар?
Дөрес сүзләр, ялгыш гамәлләр,
Бергә бара hаман урелеп…
Матурлыклар кала күренмичә,
Ямьсезлекләр белән төрелеп.
Аллаhны безБ Алла гына дибез,
Алмаз белән алма шикелле.
Адашулар гына түгел болар…
Кире якка таба кителде…
Кеше күргәнне без күрербез,
Шулай диеп уйлый күбебез…
Яңгырлардан котылырга теләп,
Аяз булсын диеп күгебез…
Дөнья тәртибе
Үзгәртмәккә дөнья тәртипләрен,
Булганнарын санга сукмыйлар.
«Көрәш» майданында җиңү өчен,
Харамлашып җиргә екмыйлар.
Харамчылар гомер буе булган,
Тигез булмый җирдә көрәшләр.
Кануннар ул, бозучылар өчен,
Гадел кеше, гадел көрәшкән.
Бер җиңүче — берәү батыр була,
Ә калганнар калмый канәгать.
Билгелиләр, шул ук канун белән,
Хөкүмдарлар яки җәмәгать.
Бесплатный фрагмент закончился.
Купите книгу, чтобы продолжить чтение.